Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Милиция ветераны Сәүбән Сәфәров 80 яшьлек юбилеен каршы алды

Хатирәләр белән уртаклашты

Сәүбән СӘФӘРОВ район эчке эшләр бүлегендә кырык елга якын хезмәт куйган. Ул – милиция хезмәткәрләре арасында иң беренче булып Дуслык ордены белән бүләкләнгән ветеран. 

– Минем балачак якташым Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәрендәге кебек. Үзәккә үткән ачлык-ялангачлык та булды, «әти» сүзен әйтергә тилмереп тә үстем. Чатнама салкында бер кат юка ыштан белән күрше авыл мәктәбенә укырга йөргән буын без, – ди Сәүбән ага еракта калган малай вакытын искә төшереп.

– Сугыш тәмамланып еллар узгач та һавада очкан самолетларны күргәч «әти кайта» дип кычкырганым истә, ди. Әле дә аларның очканын күрсәм, күзгә яшь тула, – ди ветеран.

Армия хезмәтеннән соң Сәүбән Алабугада милиция мәктәбендә укый. Юллама буенча Әгерҗе районына эшкә җибәрелә. Соңыннан Казанда югары белем ала.

Авылдашы Сөембикәне дә бирегә күчәргә күндерә. Гаилә корып, ике бала үстереп бик матур гомер кичерәләр алар. Быел бергә яши башлауларына 50 ел булган.

Сәүбән Сәфәровка район эчке эшләр бүлегендә ун ел тикшерүче вазифасын башкарырга туры килә. 80нче елларда яшьләр арасында төрле төркемнәр оешкан вакыт була ул.

– Ул чакта өйгә тәүлекләр буе кайтып кермәдек. Җитәкчелекнең зирәк фикер йөртүе, милиция хезмәткәрләренең тырышлыгы, сизгерлеге, вакыт белән исәпләшмәүләре нәтиҗәсендә әлеге төркемнәрнең тамырларын корыттык, – ди.

Сәүбән Сәфәровичка оператив эшләр буенча начальник урынбасары вазифасын да башкарырга туры килә.

Сәүбән ага лаеклы ялга олы хөрмәт яулап полковник дәрәҗәсендә китә. Хәзер дә бергә эшләгән хезмәттәшләре аның хәлен белеп торалар. Юбилее көнне аны РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев, Азат Мусин тәбрикләделәр. Әле дә тормыштан ямь табып яшәүче ветеранга изге теләкләр юллап бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев