Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Район башлыгы Азат Вәлиев Камилә Гыйльметдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

Мин бик бәхетле кеше, ди юбиляр

Бүген Кичкетаң авылында гомер итүче Гыйльметдинова Камилә Мулламөхәммәт кызына 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле дата белән котларга район башлыгы Азат Вәлиев һәм авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев килде.

Азат Рөстәм улы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлаулар, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Юбилее белән котлап, район башлыгы ветеранга күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм ихлас күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының ярдәмен тоеп, имин һәм озын гомер итүен теләде.

"Сезнең җилкәләрегез артында зур һәм лаеклы тормыш. Сез Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы елларның кырыс сынауларын кичергән каһарман буын вәкиле. Бүген дә зирәк киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, гаҗәеп ныклыгыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез белән безне илһамландырасыз. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!” - диде район башлыгы.

Гыйльметдинова Камилә Мулламөхәммәт кызы колхозчылар гаиләсендә туган. Әтисе сугышта үлә. Әнисе ялгызы гына 2 кыз тәрбияләп аякка бастыра. 3 класстан ук аңа эшләргә туры килә: сыер савучы да, бозау караучы да, җыештыручы да, пешекче дә булып хезмәт итә.

Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул, якыннарының мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп,  кызы гаиләсендә яши.

- Мин бик бәхетле кеше, - ди юбиляр Акъәби, - авыр чор, сугыш еллары аша уздым, күп нәрсәне күрдем һәм шундый мөхтәрәм көннәргә килеп җиттем. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, мин бик шат. Илебездә яшәүчеләрнең барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим! - ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев