Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Ветеран Акбашевларга медальләр тапшырылды

Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераны, Әгерҗенең Почетлы гражданины, Ленин ордены кавалеры Шәүкәт ага һәм аның җәмәгате – тыл ветераны Назима апа Акбашевларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.

  • Медальне тагарга урын да калмаган инде биредә, – дигән сүзләр белән тапшырды Шәүкәт агага бүләкне район башлыгы Валерий Макаров.

Аның сүзләрендә хаклык ярылып ята. Хезмәт юлын 14 яшендә башлаган яшүсмер 1943 елда фронтка китә. Рядовой солдаттан полк командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек була. Жуков, “Японияне җиңгән өчен” медальләре тапшырыла.

Сугыштан 1950 елда гына кайта.

Сугыштан соңгы елларда тимер юлда эшли. Машинист ярдәмчесе, машинист, машинист-инструктор була. Локомотив депосында партия комитеты  секретаре вазифасын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен СССРның иң югары бүләгенә – Ленин орденына лаек була.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән дөнья күргән китапта да аның исеме урын алган иде.

Шәүкәт аганың җәмәгате Назима апа да – Әгерҗенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны. 6 сыйныфны тәмамлагач, ФЗОда морзянкага укый ул. 1943 елда ШЧда эшли башлый. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен  медальгә лаек була.

Шәүкәт ага һәм Назима апаның тормыш юлыннан бергә атлауларына да 68 ел инде. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

  • Картлык көнегездә дә балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның яратуын тоеп, тигезлектә яшәсәгез иде, – дип теләде район башлыгы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев