Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Алсу Муллахмәтова махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмне җыю һәм җибәрү өчен зур көч куя

- Гаиләбездән бу операциядә катнашучы ир-егетләр булмаса да, мин якыннарым, дусларым белән, алар өчен бик борчылам, кызганам, жәллим, ди Алсу

Гомер буе адәм баласы изгелек кылып яшәгән кешеләрне ярата, алар турында хикәятләр сөйли, җырлар чыгара, хәтта табына дисәк тә артык хата булмастыр.
Алсу Фирдинант кызы әнә шундыйлардан.

Ачык йөзле, тырыш, киң күңелле бу ханым ике бала анасы. Улы Олег Казанда укытучы һөнәрен үзләштерә, кызы Эвелина 7 сыйныфта белем ала.
Әнисе Рушания апа белән, әтисе Фирдинант абый гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Алсу, барлык тырышлыгын, күңелен биреп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәмне барлау, тутыру, кайнар нокталарга озату хезмәте өчен, җанын-тәнен бирергә риза булып, хезмәт куя.

- Гаиләбездән бу операциядә катнашучы ир-егетләр булмаса да, мин якыннарым, дусларым белән, алар өчен бик борчылам, кызганам, жәллим, ди Алсу.

Алсу, әле үзе машина да йөртә, оста шофер. Машина, шофер дигәндә, бер мәсьәләгә тукталды. Гуманитар йөкләр бик еш озатылып тора, әле менә соңгы юл районыбыз башлыгы Нургаянов Ленар Фәрит җитәкчелегендә озатылды, ди. Машина өч мең тонна йөк белән юлга кузгалган.

- Башка вакытта машинаны авырдан табабыз, шоферлар да бар, ризалашучы тапмасак, үзем дә утырып юлга чыгарга әзер, ләкин машина юк, ди. Озын юлга чыгарга машина булмагач, йөкләр дә бераз тоткарланып тора икән. Бер тапкыр бу юлга чыгып кайтырга ягулык өчен , 80-100 мең акча китә, ди Алсу Муллахметова.

Ләкин, ике кулсыз, ярдәмсез калган юк. Безгә тиз арада ярдәмгә килүче җитәкчеләр дә бар. Ситдиков Марсель Альберт улы, Шамшурин Валерий Николай улы, Гобәйдуллин Рөстәм Рәзил улы, Вагапов Рөстәм Раил уллары - безнең терәгебез, ярдәмчеләребез.

Әти-әниләрдән, якыннардан, авыл халкы исеменнән бик күп һәм төрле посылкалар кабул итәбез. Аларны барлап, тутырып, сугыш кырларына озату өчен, бик зур тырышлык, көч кирәк. Миңа бу җитди хезмәттә дә якын дусларым ярдәмгә килә. Алар булмаса миңа көне-төне утырырга туры килер иде, ярый әле ярдәмгә алар бар, - дип рәхмәтләр белдерде Алсу. Михеева Марина Владимир кызы, Муллахметова Лилия Фирдинант кызы, Муллахметова Евгения Марат кызлары әнә шундыйлардан.

Алдагы гуманитар йөкне конракт төзеп китүче ир - егетләргә әзерлиләр. Азык - төлек, окоплар казыр өчен көрәкләр, изалоннар, төрле эш кораллары, пычкылар, генираторлар ,клеенкалар кирәк икән.

Шулай ук военкомат хезмәткәре Садыйкова Гөлнара Рәсим кызы турында да, бик җылы фикерләр генә әйтер идем. Ул һәр егетнең туганнары, гаиләсе, якыннары белән аралашып, аларның борчу - мәшәкатьләре белән яши һәм хезмәт куя. Тизрәк бетсен иде бу сугышлар, җирдә тынычлык урнашсын, ир - егетләребез тиз арада гаиләләренә кайтсыннар иде, дигән теләктә калдык.

Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм максатыннан җыелган посылкалар, бүләкләр, күчтәнәчләр өчен авыл халкына, якыннарына, туганнарына, гаиләләренә, җитәкчеләргә бик зур рәхмәтләр белдереп, Алсу белән саубуллаштык.

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев