Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Фәрит Мөхәммәтшин якташыбызга медаль тапшырды

Эльвира Әхмәтова Кырынды авылында туып-үскән

«ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира ӘХМӘТОВА «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

–    Быел матбугат өлкәсендә профессиональ эшчәнлегемне башлап җибәрүгә 20 ел тулды һәм бу бүләкләнү минем өчен символик мәгънәгә ия. Шушы дәвер эчендә төрле җаваплы вазифалар башкардым, төрле дәрәҗәдә проектларны җитәкләдем, әмма һәрвакытта да үз эшемне яратып башкардым. Минем өчен бу чор зур тормыш мәктәбе булды, — диде Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Эльвира Әхмәтова Кырынды авылында туып-үскән, Яңавыл урта мәктәбендә белем алган.  2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлегенең беренче елларында «Алабуга радиостудиясе» һәм «Ал-медиа» җәмгыятендә корреспондент, татар редакциясе, мәгълүмат хезмәте җитәкчеләре булып эшли. 

2015 елның декабреннән – “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары. 

–    Бүгенге бүләк минем казанышым гына түгел, коллегаларымның роле дә зур, медиа өлкәсендә эшләүче барлык журналистларның да өлеше кергән.

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, “ТАТМЕДИА“ җитәкчелегенә безнең эшебезне күреп, югары бәяләве өчен рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә бердәм команда булып, республикабыз үсеше өчен эшләргә язсын, – дигән теләктә калды ул. 

–    Июль азагында иң уңган-булганнарга, алдынгыларга бүләкләр тапшыру традициягә кереп китте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бүләкләнүчеләр исемлегендә төрле тармак вәкилләре – сәнәгать, социаль өлкә хезмәткәрләре, табиб, педагоглар, артистлар, инженерлар, фән, сәнгать, мәдәният эшлеклеләре булганын искәртте. Барлыгы 36 кеше бүләкләнде.

–    Без – бәхетле кешеләр, үсеш алган республикада яшибез. Самолет, вертолет, машина да ясыйбыз, төзелеш бара. Күпмилләтле, күп конфессияле эшчән халык тырышлыгы белән күпме эш башкарыла! Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Без – юллар, торак төзелеше, тулай төбәк продукты күләме буенча да Россия субъектлары унлыгында. Коронавирус белән бәйле авырлыкларга карамастан, әһәмиятле бурычларны хәл итеп киләбез, – диде парламент башлыгы.  
(“Татар-информ” агентлыгы материалларына нигезләнеп әзерләнде).
Фәрит Мөхәммәтшин Эльвира Әхмәтовага Дәүләт бүләген тапшырды
Фото https://gossov.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев