Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташлар

Әгерҗедән Зилә Нурмөхәммәтовага мәдәният министры бүләк тапшырды

Ул 2 урын яулады

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә "Минем тарихым – минем Татарстан!" Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурска 400дән артык эш тәкъдим ителгән, аларның 60ы иң күп балл җыйган һәм икенче этапка узган. Жюри әгъзалары 33 җиңүчене билгеләде. Җиңүчеләр арасында Әгерҗедән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 2 курс китапханә бүлеге студенты Нурмөхәммәтова Зилә Раил кызы да бар. Ул "Искиткеч кешеләр" номинациясендә 2 урынны яулады.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары — Эдуард Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев