Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Гөлфия Булатова әйләнә-тирәдәгеләргә якты нур өләшеп яшәве белән кешеләргә үрнәк булып тора

37 ел буе һөнәрен яратып башкара

Яраткан ел фасылы көз булса да, дөньяга аны язлар бүләк иткән. “Яз кебек ягымлы” дигән сүзләр дә бик туры килә аңа. Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Гөлфия БУЛАТОВА 37 ел буе һөнәрен яратып башкаруы белән генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә якты нур өләшеп яшәве белән дә үрнәк. 

Ләйсән ГОБӘЙДУЛЛИНА, хирургия бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы:

–    Мин Гөлфия Миңнеәсхәт кызын эшли башлаган чагыннан ук беләм дисәм дә ялгышмам. Алабуга медучилищесын тәмамлаганнан соң  Әгерҗегә билгеләнеп, хезмәт юлын участок шәфкать туташы булып башлый ул. 1997 елда йогышлы авырулар бүлекчәсенә өлкән шәфкать туташы булып күчерелгән хезмәттәшем әле дә шушы вазифаны зур төгәллек тоеп башкара. Шушы еллар эчендә ул эшенә үтә дә җаваплы караучы, үзенә һәм башкаларга таләпчән ак халат иясе итеп танытты. Моның белән бергә, оста оештыручы, хезмәттәшләре өчен киңәшче, сердәш, һәрвакыт ярдәмгә килердәй якын дус та ул. 

Кукмара ягының бар матур сыйфатларын үзенә туплап, Әгерҗегә килен булып төшкән хезмәттәшебез – гаиләдә дә бәхет тоткасы. Ул – игътибарлы, игелекле килен, тугры хатын, кайгыртучан әни, уңган хуҗабикә, ике оныгының яраткан әбисе. Аның күп кенә гамәлләре – безнең өчен үрнәк. Һәр елны туган авылында әтисе исемендәге мәчеттә Коръән ашлары уздыруы гына да күңеленең һәрчак изгелектә булуы  турында сөйли.

Фәния БУЛАТОВА, каенанасы:

–     Гөлфиянең безнең гаиләгә килен булып төшкәненә 32 ел инде. Шушы еллар эчендә ул минем өчен кызым кебек якын кешегә әйләнде. Аның түземлелегенә, күңеленең киңлегенә яши-яши сокланам мин. Ике яктан да туганнарны якын итеп яшәве, хәтта минем танышларымны да хөрмәт итүе үзе бер күркәм үрнәк бит. Һәр елны туган көнемдә туганнарыбызны мул табын артына дәшеп, үзенә күрә бер очраштыру-күрештерү бәйрәме оештыруына да бик рәхмәтле мин. Табын дигәннән, аш-суга да бик оста Гөлфия. Юк кына нәрсәдән дә менә дигән ризык әзерләп куярдай осталыгы бар. 

Ходай аны иман байлыгы белән дә бүләкләгән. Танышларының вафат булган көннәрендә хәер-сәдака бирүдән дә күңеленә тынычлык таба ул. Менә шундый ул минем киленем-кызым. Иртән мин аны бисмилла әйтеп эшкә озатам (ул үзе рульдә йөри – авт). Кичен кайтуын көтеп алам. Аның белән дөнья  хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләре дә – үзе бер рәхәт. Ходай шушы бәхетебезне гомерле итсен, берүк.   
 

Тулысынча материалны газетабызның сигезенче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев