Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Якташыбыз Эльвира Әхмәтова – иң күп җиңү яулаган җыр сүзләре авторы

Дүрт җыры җиңү яулады

9 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның XI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. 

Якташыбыз Эльвира Әхмәтова сүзләренә язылган дүрт җыр җиңү яулады. 

Болар – Гөлназ һәм Ильсур Шәрипҗановларның "5 минут", Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев башкаруындагы "Мин яраттым сине", Азат һәм Алсу Фазлыевларның "Син дә болыт, мин дә болыт", Рамиль һәм Рамилә Хәйретдиновларның "Тик син" җырлары. 

Җырларга көй язучылар – Гүзәлия, Ильдус Давлянов. 

Искәртәбез, премия тантанасына ел дәвамында тамашачылар тарафыннан иң күп тавыш бирелеп алдынгы урыннарга чыккан җырлар уза. 

Якташыбыз Эльвира Әхмәтова быел "Болгар радиосы» премиясендә иң күп җиңү яулаган җыр сүзләре авторы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев