Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Иске Эсләк авылы егете Айрат Галләмов: “Балалар үлемен күрү — иң авыры”

Кичерергә дә Ходай язмасын!

Без криминалистика, җинаятьне тикшерү, ачыклау, гаепле кешене кулга алу турында фильмнар карарга яратабыз. Ә чынбарлык тормыш бер дә кинолардан ким түгел: аяусыз, коточкыч явызлыклар бер-бер артлы эшләнеп кенә тора. Мондый очракларны үзебез күрмичә, бу турыда уйланмыйбыз, күрергә, кичерергә дә Ходай язмасын! Ә менә һөнәрләре кушу буенча, һәркөнне җинаять эшләрен ачыклау, даими негатив вакыйгалар белән эш итүчеләр ничек яши, ниләр кичерә? 19 октябрь — тикшерүче-криминалистлар үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән көнне шушы хакта уйландым.

Криминалистлар турында легендалар, кино һәм сериаллар төшерәләр. Алар иң өметсез эшләрне дә ачып сала. Ә тормышта ничек соң? Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе Айрат Фәгыйм улы Галләмов белән әңгәмәм шушы хакта барды.

— Айрат әфәнде, криминалист булганчыга кадәр тормыш юлыгыз турында сөйләп үтсәгез иде. Сезне бу һөнәрне сайларга нәрсә этәрде?

— Мин — гади авыл малае, Иске Эсләк авылында туып-үстем. Туган авылымда 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, бераз авылда шофер, комбайнер ярдәмчесе булдым, тракторда да эшләдем. Аннары хәрби комиссариат кушуы буенча Кукмарага укырга киттем. 6 ай укыганнан соң, 3 класслы машина йөртү таныклыгы алдым. Аннан Венгриядә Көньяк гаскәрләр төркемендә армия хезмәте уздым. Шул вакытта югары белем алу теләге уянды. Бигрәк тә тикшерүче булып эшлисем килде. Кайту белән, бер ай да ял итмәдем, юристлыкка укырга керергә әзерләнә башладым. УдДУга юридик факультетка укырга кердем.

— Хезмәт юлыгыз ничек башланып китте?

— Башта прокуратурада белгеч булып эшләгән идем, аннары прокурор-криминалист вазифасын башкардым. Прокуратурадан аерым тикшерү комитеты барлыкка килгәч, 2007 елны тикшерү комитетына күчерделәр. Менә шушы вакыттан бирле 13 ел биредә тикшерүче-криминалист булып эшлим.

— Эш көнегез ничегрәк уза, сөйләп үтсәгез иде?

— Төрлечә була инде. Элек, 90нчы елларда, җинаять эшләүчеләр бик күп булды. Көне-төне тикшерү эшләренә йөрдек. Тәүлегенә 2-3 атыш, үтереш була иде.

Эш көнем ничек үтә дисезме? Иртән эшкә киләсең — яңа җинаять очрагы, күп вакыт төнлә дә чакыралар. Җинаять булган урынга барасың, кешеләрдән сораштырасың, дәлилләр эзлисең, безнең һөнәр ияләре аны “вещдок” дип атый. Кирәк икән, экспертиза билгелисең.

Хәзер үтереш очраклары элекке елларга караганда азрак. Әмма булыштыра. Хәзер вазифаи җинаятьләр артты. Шулай булса да, эше бик күп аның.

— Криминалист булу — һәрвакыт җинаятьчеләр арасында кайнау дигән сүз. Үзегезнең тормышыгызга куркыныч янамыймы?

— 90нчы елларда куркынычрак иде. Ул вакытларда хәтта үзебез белән күпмедер вакыт табель коралы да йөрттек. Хәзер бераз тынычрак.

— Җинаять булган җиргә кем беренче барып җитә?

— Төрлечә була. Кайчакта полиция бара да, җинаять булган урынны кеше кертмәскә бүлеп куялар. Әгәр безнең эшкә кагыла торган булса, иң беренче тикшерүче-криминалист кына керергә тиеш. Чөнки полициядә тикшерүчеләр күбесе яшьләр, үзләре генә бөтен нәрсәне белеп бетермиләр. Катлаулы эшләр булса, криминалист-тикшерүче, һичшиксез, чыга.

— Криминалистка җинаятьне уңышлы ачыклау өчен нәрсәләр киртә булырга мөмкин?

— Җинаять булган урынга чит кешеләрнең кагылуы эшебезне катлауландыра. Шуңа аларны кертмәскә тырышабыз. Аннары “вещдок” табу бик кыен. Хәзер генотип, ис “эзе” алабыз. Үзебез дә үлгән кеше җәсәде янына кергәндә, маскалар, перчаткалар киябез. Чөнки үзебезнең генотип та кушылырга мөмкин. Сак булмасаң, эшне ачыклау кыенлашырга мөмкин. Техника бик сизгер хәзер.

— Аллаһ сакласын, әлбәттә, мондый күңелсез очракка тап булган кешегә үзен ничек тотарга киңәш итәр идегез?

— Иң башта, 112 номерына шалтыратырга, урындагы әйберләрне, мәетне тотмаска, кузгалтмаска. Ишекне ябып, кеше кертмичә торырга.

— Хәзер зәңгәр экраннардан криминалистик фильмнар, сериалларны бик күп күрсәтәләр. Алар чынбарлыкка туры киләме?

— Карыйм мин аларны, тормыш иптәшем дә караштыра. Киноларда аларның эшләре бик җиңелдән ачыла. Ә тормышта тикшерүче эшне ачыклау белән генә шөгыльләнми, бүтән эшләрне дә алып бара. Киноларда бар тикшерү чаралары бер җирдә, кнопкага гына басалар. Ә тормышта җинаятьне ачу өстендә бер генә оешма эшләми. Экспертиза билгелибез, я Эчке эшләр бүлегенә, я Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итәбез. Хәзер аерым эксперт үзәге безнең тикшерү комитетында да бар. Икътисади җинаятьләр буенча эксперт, полиграф бар. Ул, икенче төрле әйткәндә, “детектор лжи” дип атала.

— Эшегез гел җинаять, начар күренешләр белән бәйле. Стресслардан ничек чыгасыз?

— Яшь чагында кыенрак була торган иде инде, эшли-эшли күнегәсең. 28 ел криминалист һөнәрен башкарам бит инде. Мин кайтып киткәндә эшне хезмәт урынында калдырырга, гаиләгә алып кайтмаска тырышам. Автоспорт белән шөгыльләнәм, балыкка йөрим яки гаилә белән табигать кочагында ял итәбез. Мин балаларны бик яратам. Балалар белән аралашканда барысы да онытыла.

— Балаларыгыз сезнең эш белән кызыксынамы?

— Кызыксына, әлбәттә. Кызым шулай ук минем эшне дәвам итә. Ул судья ярдәмчесе булып эшли. Икенче кызым әнисе кебек икътисад юлын сайлады, бүгенге көндә һөнәр үзләштерә. Улыма әле 6 яшь кенә, балалар бакчасына гына йөри. Олы кыз бик кызыксына минем эш белән. Берзаман хәтта: “Моргка алып бар әле мине”, — дип үтенде. Әлбәттә, каршы килдем. Гомумән, үзем күргән куркыныч вакыйгаларны гаиләдә балаларга сөйләмәскә тырышам. Яшьләр күңелен нигә яраларга?! Ярый ла без, криминалистлар, озак еллар эшләү дәверендә мәеткә биологик материал буларак карарга күнектек.

— Шулай да күңелегезгә бик авыр булып уелып калган вакыйгалар бармы?

— Балалар үлемен күрү бик авыр. Аларга күнегеп булмый. Андый эшләрнең 20 ел элек булганнары да онытылмый. Андый очраклар аз күрмәдем. Суга ташланган балаларны да, үтереп җиргә күмгәннәрен дә, кыйналып, янып вафат булганнарын да… Шул вакытта үз балаларың турында тагын да ныграк уйлый башлыйсың.
Күп кеше бу балалар үлемнәрен күрми, тыныч яши, бу турыда уйламый. Ә без боларны даими күреп торгач, балаларга башка төрле карыйбыз.

— Димәк, криминалист булып эшләү сезне үзгәртте?

— Бик үзгәртте. Хәзер дә, балалар зур булсалар да, тәрәзә ябыкмы, куркыныч янамыймы дип, карап кына торам. Улымны ялгызын өйдә калдырмаска, кызларны үзләрен генә караңгыда йөртмәскә тырышам. Хатынга да: “Сак бул!” — дип кисәтеп кенә торам. Ни генә булса да, эшемдә күргән берәр вакыйга искә килеп төшә, шунысы авыр.
Әлбәттә, һөнәрем мине дисциплинага, җыйнаклыкка, җитдилеккә, тыныч холыклы булырга, кешеләр белән уртак тел табарга, аларны аңларга да өйрәтте.

— Хезмәт коллективыгызны ничек бәялисез?

— Элек мин прокуратурада эшләдем, коллективта өч кенә кеше идек. Комитетка да шушы 3 кеше бергә күчтек, калганнар — бар да яшьләр. Яшь булсалар да, званиеләр белән, тәҗрибә туплаган кешеләр эшли.

— Зур тизлек белән үзгәреп торган тормышта белемегезне ничек тулыландырасыз?

— Әле һаман укыйм. Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка барып та курслар үтәм. Чөнки техника яңарып тора, заманы да, җинаятьләр дә үзгәрә. Техниканы да дөрес куллана белергә кирәк.

Тикшерүчеләр өчен һәрвакыт укулар оештырабыз, ничек эшләргә кирәген күрсәтәбез. Моннан тыш, комитетта тикшерүчеләр өчен ел саен ике-өч тапкыр укыту үткәрәбез. Биредә махсус укыту классы бар.
Безнең эштә бер нәрсәне игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйча, җинаять урынын әйбәтләп тикшерергә кирәк, 50 процент җинаятьне ачу шуңардан тора. Ә моның өчен белемеңне һәрдаим камилләштереп торырга кирәк.

— Әгәр үткәнгә кайтырга мөмкинлек булса, сез криминалист һөнәрен сайлар идегезме, сезгә ошыймы ул?

— Сайлар идем, миңа үз һөнәрем бик ошый. Ошамаса, 28 ел эшләр идемме соң?! Әлегә үземдә көч сизәм. Монда — барысы яшьләр (мин коллективта иң зуры инде), үземнең белгәнне яшьләргә калдырасым килә әле. Мин китсәм, күбесен белмәскә мөмкиннәр. Әйтик, 20 ел элек булган вакыйгаларны. “Раскрытие прошлых лет” дип атала. Кайбер эшкә 20 ел вакыт үткәннән соң да кире кайтырга туры килә. Ә мин ул вакытта булганнарның барысын да беләм. Бер сүз әйтсәләр дә, менә шундый-шундый дип, шундук минем искә килеп төшә, Аллага шөкер, хәтер яхшы. Мин эшләгән эшләр булса, хәтта исем-фамилияләре дә искә төшә.

— Газета укучыларга нәрсә әйтер идегез?

— Иминлек, сабырлык телим. Быел тормышыбызга коронавирус бәласе керде. Авырмыйча эшләргә язсын, имин булсыннар милләттәшләрем. Һәр кеше үз һөнәрендә кирәкле. Ә үземнең хезмәттәшләремә уңышлар телим, криминалистика институтын эшләтергә кирәк, ул халыкка ярдәм итә.

— 19 октябрьдә сезнең һөнәри бәйрәм булып узды. Сезне бәйрәмегез белән котлыйм, армый-талмый имин эшләргә язсын сезгә.

— Рәхмәт!

Эльмира Нигъмәтҗан.

© 2011-2020 Яңарыш газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев