Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Исәнбай кызы Диләрә Шәрипова – “Сорнай“ фольклор-этнографик ансамбле солисты

Күренекле якташлар

Диләрә ШӘРИПОВА – 13 ел инде Татарстанның данлыклы “Сорнай“ фольклор-этнографик ансамбле солисты. 

Диләрә – Исәнбайның иң үрнәк, иң тыйнык, иң тәртипле Рәфис–Нәҗибә Шәриповлар гаиләсендә уртанчы кыз. 

Холык-фигыле белән әти-әнисенә охшаса да, җырга сәләте әтисенең апасы Халидәдән күчкән аңа. 

–    Безнең нәселдә Халидә апа белән миннән башка җырчылар юк. Халидә апа Зәй районында яшәде. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Җырга-моңга гашыйк туганыбыз “Зәй утлары“ ансамбле белән республика районнары буйлап гастрольләрдә йөрде. Кечкенә чакта аларның авылга концерт белән килгәннәрен көтеп ала идек, – дип сөйли Диләрә. 
Аның да тавышы Халидә апасыныкына охшаган. Китапларда язылган кебек чишмәдәй челтерәп чыга. 

Диләрә балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да бәйрәмнәрнең бизәге була. Мәктәптә Алсу Латыйпова җитәкчелегендәге “Ләйсән“ ансамбленә йөри. “Җырчы булам“ дигән хыялы аны Алабуга мәдәният көллиятенең хор бүлегенә алып килә. 

2008 елда Диләрә Казанда Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол ага Галиевтан дәресләр ала. Шул вакытта “Сорнай“ ансамбле музыканты Руслан Габитов, кызның сәләтен күреп алып, үзләренә эшкә чакыра. Шуннан бирле Диләрә – “Сорнай“ ансамбле җырчысы. Телевизор экраннарыннан әлеге ансамбль чыгышларын еш күрәбез. Һәрвакыт күз явын алырлык милли киемнәрдән алар. Артистларның кулларында – уен кораллары. Үзләре күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлыйлар да, җилкендереп бииләр дә. Сәхнәдә берьюлы берничә төрле эш башкарырга туры килә аларга. 

–    Мин дә “Сорнай“га килгәнче бары җырлый гына белә идем. Ансамбльдә эшли башлагач думрада уйнарга өйрәндем. Бию буенча да дәресләр алырга туры килде, – ди Диләрә.   

Татарстан, Россия күләмендә уза торган бәйрәм-фестивальләрнең бизәге генә түгел “Сорнай“ ансамбле. Аларны чит илләрдә дә көтеп алалар, чыгышларын көчле алкышларга күмәләр. 

Эш графиклары тыгыз булса да, улы Булат белән туган авылы Исәнбайга да эзне суытмый Диләрә. Ә биредә әти-әни йортында барлык туганнар җыелу – алар нәселендә иң күркәм традиция. Аш-су остасы Нәҗибә апаның сәләте кызларына да күчкән. Бергәләп нинди генә ризыклар әзерләмиләр алар! Диләрә әнисе кебек бәйләргә, чигәргә дә оста. 

–    Иң рәхәт ял, әлбәттә, әти-әни янында, – ди ул. – Биредә бөтенләй икенче мохит. Рәхәт, тыныч. Дөнья мәшәкатьләре онытыла. 
Шулай да яраткан эшеннән дә озак аерылып торалмый ул. Сәхнә, җыр – аның гомерлек юлдашы. “Сорнай“ – минем язмышым. Мин әлеге данлыклы ансамбльдә эшләвем белән горурланам, ди җырчы үзе дә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев