Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Кичкетаңнан Мәрьям Корбангалиева: Аякка чүпрәк урап йөрергә туры килде

95 яшьлек юбилеен каршы алды

Кичкетаңда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мәрьям КОРБАНГАЛИЕВА 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

Мәрьямгә кечкенәдән үк ятимлек ачысын татырга туры килә. Әти-әнисе бик яшьли вафат була, абыйсы сугышка китә. Мәктәптә уку бәхете дә тәтеми аңа. Унөч яшеннән үгез җигеп урманнан утын ташыган чакларын әле дә онытмый. 

– Аякта чабата булды, чүпрәк урап йөрергә дә туры килде. Ачлыктан шешенгән чаклар да бар иде, – дип күз яшьләре аша искә ала ул балачак чорын. 

Үсмер кыз Барҗы-Умгада яшәүче Нәгыймә апасы гаиләсендә яши, фермада сыерлар сава. Эш ничек кенә авыр булмасын,  Мәрьям алдынгылыкны бирми. Тырыш хезмәт өчен бик күп бүләкләр ала.Берара депутат булып та тора.  

Еллар узу белән Мәрьям бәхет эзләп Әгерҗегә китә. Лаеклы ялга чыкканчы Иж елгасының аргы ягында урнашкан ярдәмче мәктәп ашханәсендә эшли. Лаеклы ялга чыккач тимер юл ресторанында хезмәт куя. Бүгенге көндә ул Кичкетаңда яши.

– Гомер буе Нәгыймә апам гаиләсенең кайгыртуын тойдым. Апамның улы Тимергали һәм җәмәгате Әлфия бик тәрбияли үземне. Аерым бүлмәм дә бар. Бу игелекле туганнарыма нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек, – ди ул.

Олы кешене тәрбияләү турында сүз чыккач, мәгариф ветераны Тимергали:

– Кемнедер тәрбияләү безнең нәселгә ят әйбер түгел. Әти-әнием мин туганчы Балтач балалар йортында әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны җәлләп, кыз белән малай алып үстергәннәр. Җәмәгатем Әлфия әнием авыргач бик хөрмәтләп тәрбияләде. Мәрьям апаны карау да күпчелек Әлфия җилкәсендә, – диде. 

95 яшьлек юбилеен да шушы игелекле туганнары янәшәсендә каршы алды Мәрьям апа.

Гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Азат Вәлиевка, Кичкетаң авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Котлау  открыткаларындагы матур теләкләрне кат-кат укып, яшәү көче алгандыр ветеран. Үзлегеннән укырга өйрәнгән Мәрьям әбекәй, күзлек кимичә генә район газетасының бер хәрефен дә калдырмыйча укып, яңалыклардан да хәбәрдар булып яши.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев