Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Күпбалалы гаилә бәхет эзләп Әгерҗегә килә

Җылы сүз – җан азыгы

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Фәридә ӘХМӘТШИНАга 90 яшь тулды.

Фәридә – Актаныш кызы. Дүрт сыйныфтан соң ук эшкә керешә. Күпбалалы гаилә бәхет эзләп Әгерҗегә килә. Фәридә азык комбинатына эшкә урнаша, аннан Әгерҗе станциясе буфетына күчә. Алдагы хезмәт юлы тимер юл белән бәйле: стрелочник булып та эшли,  поездларны озатып йөрүче дә була. Лаеклы ялга да тимер юлдан китә. 

–    Җитәкчеләребез онытмыйлар. Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Ижауга Мәдәният сараена зур чарага чакырып хөрмәтләделәр. Өлкәннәр көнендә дә игътибарсыз калдырмыйлар. 90 яшьлек юбилеема да зур бүләкләр бирделәр.  Һәммәсенә дә зур рәхмәт, – диде бүгенге көндә бердәнбер улы тәрбиясендә яшәүче юбиляр.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Азат Вәлиевның котлау сүзләрен, матур теләкләрен укыганда күңеле нечкәреп елап та алды. Җылы сүз һәр кешенең күңелен эретә шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев