Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Әлфия Вахитова – “Номерлар буенча“ картина ясау белән шөгыльләнә

Кеше ни белән булса да мавыгырга тиеш

Хор. Ключта яшәүче Әлфия Вахитова – соңгы вакытта “Номерлар буенча“ картина ясау белән ныклап шөгыльләнә. 

– Кечкенә чактан ук әниемнән күреп бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәндем. Кызым кечкенә чакта аңа күлмәкләрне дә үзем тегә идем. Чапаев исемендәге колхоз ашханәсендә мөдирлек вазифасы башкарганда да яраткан шөгылемнән аерылып тормадым. Ә менә лаеклы ялга чыккач вакыт күбәйде. Кызым белән киявемнең “Номерлар буенча“ картиналар ясавын күргәч, минем дә ясап карыйсым килде, – дип әлеге шөгыленә тартылуының тарихы белән таныштырды Әлфия ханым.

Узган Яңа елда балалары аңа нәкъ менә “Номерлар белән картина“, кылкаләм һәм буяулар бүләк итәләр. Киндер тукымада иң элек “Җилкәнле көймә“ (Парусник“) пәйда була. Аннары – “Мәк чәчәге“, “Алмалар“,  “Гөлләр“, “Песи балалары“...

Шушы бик мавыктыргыч эш белән шөгыльләнә башлавына бер ел булган. Ипләп, тәмен белеп һәм зур сабырлык белән бер картинаны ясауга 2-3 атна вакыт кирәк икән. Ясаган картиналары дистәгә якын булган инде. Алар киндер тукымада да, махсус картонда да ясалган. Йөрәк җылысы кушып эшләнгән иҗат җимешләре өйгә нур чәчеп, үзгә ямь биреп  тора.

– Кеше ни белән булса да мавыгырга тиеш. Кышын буш вакыт күп. Картина ясау күңелгә рәхәтлек бирә, – ди матурлыкка гашыйк авыл уңганы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев