Мәдәният ветераны Илүзә Миннәхмәтова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Якташлар

Мәдәният ветераны Илүзә Миннәхмәтова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бүләкне якташыбыз Эльвира Әхмәтова тапшырды

Кырынды авылы мәдәният йортында узган “Хәлең ничек, авыл?” әдәби-музыкаль кичәсендә 33 ел гомерен районыбызда сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүгә багышлаган, әлеге кичәне оештыруда башлап йөргән мәдәният ветераны Илүзә Миннәхмәтова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

– Сез бу бүләккә бик тә лаек, – дигән сүзләр белән тапшырды аны "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, якташыбыз Эльвира Әхмәтова.


Нет комментариев