Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Мари авылларында яшәүче спорт сөючеләрне салкын көннәр дә куркытмый

Фанатларга берни киртә түгел

Мари авылларында яшәүче спорт сөючеләрне салкын көннәр дә, карсызлык та куркытмый. Алар рәхәтләнеп чаңгыда җилдерәләр. 

–    Җәй көне дә тик торуны белмибез. Ул чакта роликларда чакрым арты чакрымнар узабыз. Ә беренче кар төшүгә чаңгыга басабыз, – ди Азево авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов. 

Үзе көн саен 7-10 чакрым юл уза икән ул. Авылда кичләрен гаиләләре белән чаңгыда җилдерүчеләрнең күп булуы, өлкән буын кешеләренең скандинав таяклары белән йөрүләре сөендерә, ди җитәкче. 

Пеләмеш, Бима, Күләгәш – районда иң көчле чаңгычыларны тәрбияләгән авыллар. 

–    Хәзерге вакытта Күләгәштә – ике, Бимада бер трассада шөгыльләнергә була. Беренче кар төшүгә олысы-кечесе чаңгыда чыкты инде. Көн саен спортчылар гына түгел, авыл халкы да чаңгыга баса, – ди тренер Евгений Яркеев. 

Ул спортчылар белән Татарстан беренчелегенә узачак ярышларга әзерләнгәнлекләрен дә хәбәр итте.

–    Тизрәк күпләп кар явуын көтәбез, – ди Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов. – Әлегә тип-тигез урыннарда гына йөрергә мөмкин. Кар аз булганга, күпләр әле чаңгыга басмадылар. Бары чын фанатларның гына күңеле түзми. 

–    Шунысын да әйтергә кирәк, Бима мәктәбен тәмамлап Казанда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укучы Богдан Павлов бу көннәрдә Төмән шәһәрендә Россия беренчелегенә узучы ярышларда район һәм Татарстан данын яклый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев