Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

МХОда катнашучы «Малой»: Бер-беребезнең барлыкны тою да көч бирә

Якташларыбыз кыска ялга кайта

“Бу юлы ялга кайтуы җиңелрәк булды. Китүе дә шулай булыр дип уйлыйм”, – ди Ямурзага кыска сроклы ялга кайткан якташыбыз. Позывное Малой булган егет бу көннәрдә туган авылында рухи көч туплый.  

Армиядә элемтәче булып хезмәт иткән ул. Аннан кайтып сигез ай гына эшләргә өлгергән. 

–    Һөнәрем буенча медбрат булсам да, хезмәт урыным башка юнәлеш белән бәйле. Повестканы узган елның сентябрендә эш урыным буенча алдым. Казанда танк училищесы полигонында хәрби өйрәнүләр узганнан махсус хәрби операция зонасына юлладылар. Анда да элемтәче  буларак хезмәт итәм, – ди егет. 

–    Хезмәт итү шартлары зарланырлык түгел. Аларны, нигездә, үзебез булдырабыз. Киемнәрне бирәләр дә, үзебез дә алабыз. Туклану ягыннан да проблемалар юк. Посылкалар килеп тора. Туган авылдан килгәннәре аеруча кадерле. Аларны алгач, туган якка кайтып килгәндәй булабыз, – дип дәвам итә. – Укучылар язган хатларга да бик сөенәбез. Аларны кат-кат укыйбыз, бик кадерләп саклыйбыз. Берничәсен үзем белән дә алып кайттым әле. 

Мөмкинлек булган саен якыннарым белән элемтәгә чыгарга тырышам, ди ул. 

–    Җай булганда шалтыратам. Баштарак элемтәгә чыкмаган чакларда әти-әниләрем борчылалар иде. Хәзер алар да күнегеп баралар инде, – ди. 
Сүз уңаеннан, алар гаиләдә өч егет үскәннәр. Абыйсы һәм энесе дә бертуганнарының шалтыратуын көтеп алалар.  

Ямурзадан өч авылдашы белән бер тирәдә хезмәт итәләр. 

–    Бер үк ротада булмасак та, бер-беребезнең барлыкны тою да көч бирә. Гомумән, анда рухи якынлык дигән әйбер бик мөһим. Хезмәттәшләреңнең, якыннарыңның, дусларыңның теләктәшлеген тою көч өсти, алга таба барырга этәрә. Хезмәт итү барышында иптәшләр белән дә туганнардай якынаясың, бер гаиләгә әвереләсең, – ди яшь якташыбыз. 

Туган авылында  ял итү вакытында да күбрәк рухи көч туплап калырга тырыша. 

–    Ялга кайтканда әти-әнием, якыннарым, дусларым Алабугага килеп каршы алдылар. Мин әлеге шәһәрдән мобилизацияләндем. Шуңа иң беренче шунда кайтып төштем. Аннан бергәләп туган авылыбызга юл алдык. Биредә дә бер генә буш көнем дә юк. Туган мәктәбемә очрашуга чакырдылар. Укучыларның активлыгы, сөйләгәннәремне игътибар белән тыңлаулары күңелгә рәхәтлек бирде. Аларның да туган илебезнең сакчылары булып үсүләрен теләдем, – ди егет. – Гомумән, туганнар, дуслар белән очрашулардан, туган авылымда булган һәр көннән көч алырга тырышам. 

Әмма санаулы көннәр бик тиз уза шул. Бик тиздән якташыбыз да кабат безнең тынычлыгыбыз сагына басар. 

–    Беренче тапкыр ялга кайтканда да, киткәндә дә кыен булган иде. Чөнки икесе ике төрле мохит бит. Һәркайсына күнегергә кирәк. Бу юлы ялга кайтып китү алай авыр булмады. Киткәндә дә җиңелрәк булыр дип уйлыйм, – ди ул. 

Ә без аның һәм барлык илебез сакчыларының туган ягыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев