Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Район башлыгы юбиляр Мәрфуга Төхвәтуллинаны котларга килде

Тыл һәм хезмәт ветеранына туксан яшь тулды

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мәрфуга Төхвәтуллинага туксан яшь тулды. Наҗарда туса да, бала вакытта ук гаиләләре белән Әгерҗегә күченгәннәр алар. Һәм гомере буе биредә яши Мәрфуга апа. 

Мәктәпне тәмамлау белән район кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнаша. Аның сатучылык стажы 43 ел тәшкил итә. Сатып алучыларга ягымлы, ачык йөзле булган, аларның теләк-тәкъдимнәрен искә алып эшләгән Мәрфуга хезмәтендә гел алдынгылар сафында була. Фотосы Мактау тактасында эленеп тора. Гаилә архивында сакланучы күпсанлы Мактау грамоталары да аның нәтиҗәле хезмәте турында сөйли. 

Назим белән гаилә коргач, бергәләп зур йорт салалар, Венера исемле кыз үстерәләр. 

Мәрфуга апа картлыгын да кызы Венера, кияве Фәрит тәрбиясендә кадер-хөрмәттә уздыра. Бәхетле әбекәй кызының матур гаиләсенә, өч оныгы һәм сигез оныкчыгының уңышларына куанып яши.

–    Өч оныгым да, югары белеп алып, әти-әниләре үрнәгендә матур гаиләләр кордылар. Ижауда яшәүче оныкчыгым Эвелина гимнастика буенча Удмуртиянең җыелма командасы составында шөгыльләнә. Әгерҗедәге оныкчыкларым Данил белән Мирон да бик сәләтлеләр. Юбилеема бик матур рәсемнәр ясап алып килделәр, – дип оныкчыкларының һәрберсе турында ярату белән сөйләде әбекәй. 

Район башлыгы Азат Вәлиев, тыл һәм хезмәт ветераны Мәрфуга апаны олуг юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Ветеран хезмәттәшләрен район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Гөлсәрия Галирахманова һәм бухгалтер Гөлназ Галимҗанова да тәбрикләделәр. Котлаучылар эстафетасын Мәрфуга апаның оныклары һәм оныкчыклары, сеңлесе Мөнирә апа һәм туганнары дәвам итте. Алар да кадерле кешеләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев