Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Салагыш авылында кызыклы очрашу узды

Казаннан кунаклар килде

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Салагыш авыл тарихы музее Казанда яшәп иҗат итүче нәфис сүз остасы авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хабибуллина Әлфия Миннәхмәт кызы белән кызыклы очрашу үткәрде. Анда авылыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар чакырылган иде. Очрашу барышында Әлфия Миннәхмәт кызы тел язмышы, матур әдәбият турында мавыктыргыч итеп сөйләде, мәктәп елларын, сәхнәдәге тәүге чыгышларын искә төшерде, матур шигырьләрен бүләк итте.

Очрашуда Салагыш мәктәбенең тел, әдәбият укытучылары, мәдәният йорты җитәкчесе Әхтәтшина Гөлүзә, укучылар да үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп куандырдылар.

Әлфия Миннәхмәт кызын тагын шундый очрашуларга көтеп калабыз. Иҗат уңышлары сезгә.

Салагыш авыл тарихы музее җитәкчесе Хөснетдинова Хәлимә Муллакаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев