Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Тәбәрледә яшәүче Гөлнара Сибгатова – танылган кул эшләре остасы

Ул күп итеп үгезләр теккән

Яши торган өйләре җәннәт йортын хәтерләтә. Һәр почмакта күңел җылысын кушып чигелгән-тегелгән, бәйләгән мендәрләр, уенчыклар, кухня кирәк-яраклары хуҗабикәнең уңганлыгын, бай фантазиясен раслап тора.

Ул күп итеп үгезләр теккән. Алар берсен-берсе кабатламый, төрле-төрле зурлыкта һәм холыклары да үзенчәлекле.Кайберләре шаян-шук, кайберләре үзсүзле-үҗәт, кайсыларыннан көч-гайрәт ташып тора. 

– Кул эшләремне иң беренче итеп җәмәгатем Илдус бәяли. Ул мактап, күңелне үсендереп торгач, тагын да илһамланыбрак иҗат итәм. Улларым, киленнәрем, оныкларыма да бик ошый минем иҗат җимешләрем. Өй түрендә иң хөрмәтле урында торган минем белән яшьтәш тегү машинасы янында улларым бүләк иткән электр тегү машинасы да үзенең урынын тапты. Хәзер әлеге заманча тегү машинасында тегәргә, чигәргә, аппликацияләр ясарга өйрәнәм, – ди Гөлнара бәхетле елмаеп.

Димәк, киләчәктә дә бай ханымның фантазиясе “тудырган“ иҗат җимешләре күпләргә сөенеч-шатлык бүләк итәчәк әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев