Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Төнлә бер “текә” егет тарафыннан җинаять кылыначагы турында хәбәр килә

Зур тормыш мәктәбе

Заманында әгәр укырга мөмкинлек тудырылса, аннан менә дигән рәссам йә спортчы чыккан булыр иде. Әгәр нечкәлекләренә төшенсә, бәлки Әгерҗедә фотограф буларак та танылу алыр иде. Болар мавыгулар гына булып калса да, 25 елга якын гомерен район эчке эшләр бүлегенә багышлавына һич үкенми ул. “Биредә эшләү миңа зур тормыш мәктәбе булды”, – ди шәһәрдәшебез Сәгыйть ага ИСМӘГЫЙЛЕВ.

Исәнбайда Гариф–Хәнифә гаиләсендәге ун баланың өченчесе Сәгыйть. Ишле булсалар да, кечкенәдән үк бер-берсен яклап, саклап үскәннәр алар. Шуңадыр, туганлык җепләре дә гомер буе нык булган.

60нчы еллар уртасында “Рассвет” колхозы белән җитәкчелек иткән, хезмәт күрсәткечләре буенча аның данын районга таныткан Халит Хәйруллин район эчке эшләр бүлегенә начальник урынбасары итеп билгеләнгәч, армия сафларыннан кайткан өметле яшь егет Сәгыйть Исмәгыйлевны милициягә эшкә чакыра.

– Эчке эшләр бүлегендә участок вәкиле булып эшләү иң җаваплы һәм авыр вазифаларның берсе иде. 14 ел Әгерҗедәге иң зур участокка – К.Маркс урамыннан башлап шәһәрнең өске өлешенә хезмәт күрсәттем. Минем участокта өч меңнән артык кеше яши иде, – ди Сәгыйть абый.

80нче еллар шәһәрдә төркемнәрнең чәчәк аткан чагы да була. Шулай бервакыт Әгерҗенең аскы өлешендә яшәүче егетләр участковый Сәгыйтькә ул вакытта Чапаев урамында урнашкан клубта төнлә белән бер “текә” егет тарафыннан җинаять кылыначагы турында хәбәр итәләр.

– Клуб ачылуга ук шунда бардым. Дискотека залы тулы яшьләр...

Сәгыйть абыйның авыр да гыйбрәтле дә язмышы турында тулырак итеп 21 гыйнварда чыккан газетабызның 2 нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев