Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Уразайда яшәүче Заһир Камалов 90 яшьлек юбилеен каршылады

Ул быел үзе урманга барып 1500 пиннек әзерләгән

Уразайда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Заһир КАМАЛОВ 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Дүртенче сыйныфны тәмамлагач та гаиләне туйдыру өчен колхозга эшкә йөри башлый малай. Үгез җигеп җир сукалау, бәрәңге утырту, утын ташу, Кама аръягыннан печән, Красный борга ашлык ташу – болар барысы да малай чактан башкарган эшләр.

Сугыштан соңгы авыр елларда да яшүсмер ат җигеп колхозда төрле эшләрдә эшли: басуга тирес чыгара, салам, печән, утын ташый, терлекләр карый. Һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарган өчен Пушкин исемендәге колхозның Мактау китабына кертелә, “Мактаулы колхозчы” исеменә лаек була, “Иң яхшы терлекче” исемен яулый, Сочига юллама белән бүләкләнә. 65 яшькә кадәр эштән туктамый хезмәт ветераны.

“65 яшемдә 290 эш көнем булды“ ди һәр эштә төгәллек, тәртип яратучы авыл уңганы.

Аннан соң да фермага ремонт эшләрендә, кирәк булганда тегермәнче булып, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

– 75 яшендә дә колхоз эшенә йөрүче Заһир абый эскерт өстендә салам алып торуын күреп шакката идек, – дип ныклыгы турында сөйләде юбилей бәйрәменә җыелган авылдашлары.

Ныклык дигәннән, Заһир абый быел үзе урманга барып 1500 пиннек әзерләгән. Аның 700 парын саткан, ә илле пары – үзе өчен. Күршедә генә яшәүче кызы Кәримә, кияве Сафин мунчага дәшсәләр дә, ул үзе ягып, рәхәтләнеп чабынып керергә ярата икән.

Сиксән яшенә кадәр Уразайда имам-хатиб вазифаларын башкарды Заһир ага. Никах, Коръән ашларына барганда шигырь-багышлаулар, бәетләр дә яза.

Юбилеен уздырганда да котлауларның күбесе шигъри формада яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев