Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Якташыбыз Әлфия Хәбибуллина ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды

Президент указга кул куйган

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина ТР Президенты указы нигезендә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән лаеклы исемгә ия булды. 

“Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәр минем өчен көтелмәгәнрәк булды. Иптәш кызым “котлыйм” дип Президент указы турында әйткәч, башта аптырап калдым. Кат-кат укыдым, эчтә ниндидер бер дулкынлану барлыкка килде. Иң беренче әнигә шалтыраттым. Аннан сөенечем турында дусларыма яздым. Әлбәттә, мондый күңелле вакыйгалар сөендерә. Минем кечкенә генә хезмәтемне шулай зурлаганнары өчен рәхмәт! Бу “исем”гә мине Удмуртия татар ижтимагый үзәге тәкъдим иткән иде. Мин алар белән күп еллар аралашып яшим, иҗатым белән ярдәм итәм”, - ди Әлфия.

Әлфия Миңнәхмәт кызы Хәбибуллина 1967 елның 22 ноябрендә ТАССРның Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлагач,  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Үзенең иҗади эшчәнлеген Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бригадасында башлый, 1991 елда Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, соңрак Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи, җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов иҗат төркемнәрендә эшли. Концертларны алып баручы буларак, 1996 елга кадәр филармониянең эстрада бүлегендә эшли. Бүгенге көндә ул иҗади проектларын тормышка ашыра, эстрада артистлары белән дә чыгыш ясый.

Әлфия Хәбибуллинаны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев