Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Якташыбыз ТНВда “Бер-бер хәл” сериалында Марат ролендә уйный

Тамырлары – Әгерҗе районыннан

БЕЛЕШМӘ:
Азамат ЗӘЙНУЛЛИН
Туган көне: 2005 елның 15 ноябре.
Гаиләсе: әтисе Рифкать Буа районы Түбән Наратбаш авылыннан, әнисе Чулпан – Әгерҗе районы Иске Эсләк авылы кызы. Гаиләдә ике малай: Салават – Азаматның игезәк сыңары.
Белеме: Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә 10 сыйныфта укый.
Мавыгуы: 10 яшеннән ТНВ каналында балалар тапшыруларын алып бара.
Хыялы: югары белем алу, журналист йә режиссер булып эшләү.

ТНВ каналында күрсәтелгән “Бер-бер хәл” фильмында Марат ролен уйнаган Азамат ЗӘЙНУЛЛИНның тамырлары – Әгерҗе районыннан.

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә һәр сериясен көтеп алып яратып караган “Бер-бер хәл” фильмы ТНВ каналындагы иң уңышлы сериалларның берсе булды. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр дә, дин мәсьәләләре дә, катнаш гаиләдә булган мөнәсәбәтләр дә киң яктыртылды андаХалыкчан, гади булуы белән үзенә тартып торды фильм.

ӘБИ-БАБАСЫ ИСКЕ ЭСЛӘКТӘ ЯШИ
Төп рольләрдә “Мунча ташы“ театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин, Казан театрларының әйдәп баручы актерлары Фирая Әкбәрова, Зөлфия Вәлиева, Радик Бариев, яшь артист Эльвина Насыйбуллина белән бергә “Шаян ТВ” телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да уйнады.
Азамат Казанда туып-үссә дә, тамырлары – Әгерҗе районыннан. Аның әнисе Чулпан – Иске Эсләктә гомер кичерүче Әбүзәр–Венера Камалиевларның өлкән кызлары. Азамат һәм аның игезәк сыңары Салават каникул вакытларында, бәйрәмнәрдә әби-бабаларында кунак булалар, аларга ярдәм итеп чын авыл тормышы белән яшиләр.
Фильм экраннарга чыкканнан соң, Марат ролен уйнаган Азамат белән телефон аша без дә элемтәгә кердек.
Бу Азаматның кинода беренче роле генә түгел икән инде. Моңа кадәр ул “Яңа ел төнендә” фильмында да төшкән булган. Анда да Марат исемле малайны уйнаган. Ул фильмдагы дәү әнисе ролен дә Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова башкарган.

“НУР” ТЕАТРЫ КАНАТ КУЙДЫ
...2 сыйныфта укыганда игезәк малайлар Азамат һәм Салаватны әниләре Чулпан Актерлар йорты каршында эшләүче “Нур” балалар театрына алып килә. Сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева һәм педагог Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендә малайлар сәхнә серләренә төшенәләр. Аларга “Сертотмас үрдәк”, “Чарли һәм шоколад фабрикасы”, “Кечкенә принц” спектакльләрендә уйнарга туры килә. Соңгысында Азамат төп рольне – принцны уйный. Шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакльләрдә дә катнашу бәхете елмая.

ЯШЬ ТНВдан – “ШАЯН ТВ”га
Малайлар 4 сыйныфта укыганда “Нур” театрына телевидение һәм кино режиссеры Нурания Җамали килә һәм “Яңа ел төнендә” фильмында уйнау өчен кастинг уздыра. Азаматны да, Салаватны да сайлап алалар.
Шуннан соң игезәкләрнең дәресләрдән соңгы вакытлары театрдан тыш, ТНВ каналында да уза башлый. Алар “Яшь ТНВ” каналында үзләрен алып баручылар буларак та сыныйлар. Соңрак “Шаян ТВ” ачылгач анда күчәләр. Салават монтажлаучы, оператор осталыкларына өйрәнсә, Азамат “Шаян тарих”, “Шаян балалар”, “Бүгенге көн тарихта” тапшыруларын алып бара.
– Хәзер өйрәнеп беттем инде. Камералар алдына утыргач дулкынлану хисе дә бик сизелми, текстларны да тиз ятларга күнектем, – ди Азамат.
– Алай гына түгел, малайлар үзләре белән мине дә телевидениегә алып килделәр, – дип елмая Чулпан ханым.
Ул “Шаян ТВ”да редактор булып эшли.
Игезәкләрнең телевидениедәге уңышлары да күп. Алар, өч ел “Алтын каләм” яшь иҗатчылар республика бәйгесендә катнашып, җиңү арты җиңү яулыйлар. Азамат һәм аның командасы быел Мәскәүдә Россиякүләм уздырылган «Включайся» балалар фестивалендә сюжет төшереп тә зур җиңүгә ирешкән.
– Күпләр миннән “укуга вакытың каламы соң” дип сорыйлар. Әлбәттә, кала. Вакытны дөрес бүлә белсәң, алдан планлаштырсаң барысына да өлгереп була, – ди Азамат.

ГЕРОЕМ БЕЛӘН ОХШАШ ЯКЛАРЫБЫЗ КҮП
Ә “Бер-бер хәл”гә килгәндә, Азамат анда да кастинг аша уза. Фильм май аеннан башлап сентябрьгә кадәр төшерелә. Каникулда рәхәтләнеп ял итә алмаса да, кинога төшү бик нык ошавын, тәҗрибәле артистлардан күп нәрсәгә өйрәнүен әйтә Азамат. Өлкән артистлар да аңа һәрчак теләктәшлек күрсәтәләр, ярдәм итәләр.

– Мин уйнаган Марат – гап-гади яшүсмер. Хәзерге заман балаларына хас булганча гаджет-компьютерлар белән кызыксына, – ди Азамат. – Героем белән охшаш якларыбыз күп булганлыктан, рольгә керү әллә ни авыр булды димәс идем.

Иске Эсләктәге әби-бабасы, Буа районындагы дәү әнисе белән дәү әтисе оныклары төшкән киноны дүрт-биш тапкыр караганнар инде. Аның белән горурлануларын, аңа соклануларын һәрдаим белдереп торалар икән.

– Әле фильм экраннарга чыккач, мине Казан урамнарында да таный башладылар, – дип елмая Азамат.

Егет киләчәк тормышын да телевидениедән башка күз алдына китерми. Ул йә журналист, йә режиссерлыкка укырга керү турында хыяллана.
– Кайда гына укысам да, эшләсәм дә туган телемә хыянәт итмәячәкмен. Гомерем буе татар булуым белән горурланып яшәячәкмен, – ди милләт җанлы егет.

“Бер-бер хәл” сериалында төшкән Азамат Зәйнуллин. / Фотоны А.Зәйнуллин тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев