Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе йолдызлары Актанышта узган “Йолдызлык­-Созвездие” республика фестиваленең зона этабында зур уңышлар яуладылар

Хәзер Әгерҗе районы йолдызларын Казанда узачак фестивальнең финалы көтә

Әгерҗе йолдызлары Актанышта узган “Йолдызлык­-Созвездие” республика фестиваленең зона этабында зур уңышлар яуладылар.

Бию буенча Иж­Бубыйның “Хыял” һәм “Карусель” ансамбльләре – беренче урында.

Әгерҗе сәнгать мәктәбенең “Колибри” коллективы махсус бүләккә ия булды.

Җыр буенча район Мәдәният сараеннан Рината Гозәерова, сәнгать мәктәбеннән Кирилл Коротков, Динара Баһаутдинова, Салагыштан Нурия Мөхәммәдиева – икенче, сәнгать мәктәбенең “Ассорти” ансамбле өченче урыннарда.

Алып баручылар арасында Иж­Бубыйдан Сәйдә Сәләхова – икенче, Әгерҗедән Даниил Перевозчиков өченче урында.

Иж­-Бубыйдан Аяз Шәйхсолтанов, Мирослав Чигвинцев, 1нче балалар бакчасыннан Тамерлан Вәлиәхмәтов, Даниил Гребнев, Александр Мойсеенок махсус бүләккә лаек булдылар.

“Йолдызлык”ның “Конферанс” номинациясендә тәүге тапкыр 5нче балалар бакчасыннан Руслана Исхакова, Никита Шәехов, Иж­Бубыйдан Анастасия Юшкова да катнаштылар.

Әлеге уңышларда, оештыру эшләрендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшинның, “Хыял” һәм “Карусель” бию төркемнәре җитәкчесе Гөлшат Җәләлетдинованың, әлеге ансамбльләргә матди ярдәм күрсәткән Иж-­Бубый авылы эшмәкәре Риназ Гобәйдуллинның да өлеше зур, диләр, рәхмәтле булып Иж­-Бубыйдан әти-әниләр.

Әгерҗе районы йолдызларын Казанда узачак фестивальнең финалы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев