Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗе училищесы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте

Юбилей тантанасы Укытучылар көненә туры килде

Әлеге уку йорты өйрәнчекләр бригадасы мәктәбеннән башлап агросәнәгать көллиятенә кадәр бер гасырлык юл узган. Әмма һәрчак эшче кадрлар хәзерләү урыны исемен горур йөрткән һәм хәзер дә йөртә. Зур юбилейны да шундый ук горурлык хисләре һәм зур уңышлар белән каршы алды ул.

Юбилей тантанасы Укытучылар көненә туры килде. Шуңа күрә иртә таңнан училищеда (күп кенә әгерҗелеләр көллият филиалын шулай дип атарга күнеккән) икеләтә бәйрәм мохите хакимлек итте. Студентлар, яраткан педагогларын “тере коридор” булып каршы алып, берьюлы ике бәйрәм белән котладылар.
Юбилей чаралары исә спорт ярышлары белән башланып китте. Бу көнне Түбән Кама агросәнгәгать көллияте һәм филиал командалары арасында өченче спартакиада узды. Студентлар футбол, баскетбол, волейбол һәм шахмат буенча ярыштылар. Юбилей көнендә безнекеләр, әлбәттә, көндәшләренә җиңү мөмкинлеге бирмәделәр. Җиңүчеләргә күчмә Кубок һәм Грамоталарны ТР Һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров тапшырды.
Андрей Александрвич көллият директоры Алмаз Кадыйров, филиал директоры Илшат Гайнетдинов, муниципаль хезмәт ветераны Фәрит Габбасов белән берлектә уку йортының 95 еллык хөрмәтенә миләш аллеясына нигез салуга старт бирделәр. Бу көнне мактаулы кунаклар, училище ветераннары тарафыннан тулай торак тирәли 20 агач утыртылды.
– Якын киләчәктә тагын 20 миләш куагы утыртырга һәм алма бакчасына нигез салырга ниятлибез, – дип уртаклашты Илшат Салихович. – Уку йортының гасырлык юбилеена яшь агачлар чәчәк атырлар һәм җимеш биреп сөендерерләр дип ышанабыз.

Бәйрәмнең кереш өлеше дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Бу урында филиал укучыларына һәм педагогларына афәрин диясе генә кала. Алар уку йортының үсеш этапларын ачык, хәрәкәттә, шул ук вакытта күләмле итеп тасвирлый алдылар.
Экранда көллият музеенда сакланучы аклы-каралы фотолар тәкъдим ителде. Сәхнәдә алар чынбарлыкта итеп күрсәтелделәр.
...1928 ел. Паровоз депосында партия җыелышы уза. Ун еллап инде Әгерҗе станциясе аша поездлар уза: депога квлификацияле кадрлар кирәк. Әнә шулай, партия кушуы буенча укучылар бригадасы мәктәбен булдыру мәсьәләсе хәл ителә. Җитәкчесе итеп механика цехы мастеры Николай Коробков билгеләнә. Сүз уңаеннан, аның училище юбилеена көллият каравылчысы Алексей Уткин тарафыннан ясалган скульптурасы фойеда музей экспонатлары белән рәттән урын алган.
Әлеге уку йортының тарихы әнә шулай языла башлаган. Ул төрле үзгәртүләр аша уза: фабрика-завод училищесы–7нче фабрика-завод укытуы- 27нче шәһәр һөнәри-техник училищесы– 27нче һөнәри училище–Бөгелмә аграр лицей филиалы. Ничек кенә аталмасын, аның студентлары, педагоглар – барысы бергә һәрвакыт илебезгә теләктәшлек күрсәткәннәр. Сугыш елларында аның сагына басканнар. Училищены тәмамлаган Зәки Солтанов Советлар Союзы Герое исемен алган.
Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы бүген дә аны тәмамлаган студентлары белән горурлана. Бүгенге студентлар исә тарихны язуларын дәвам итәләр. Алар – фәнни-гамәли конференцияләр, бөтенроссия бәйгеләре, республика ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре. Эшче һөнәрләрне уңышлы үзләштереп, киләчәккә якты планнар белән яшиләр. Алар белән туган училищелары горурлана. Аларны тимер юл узелы предприятиеләрендә түземсезлек белән көтәләр.

Сәламләү чыгышында Илшат Гайнетдинов студентлар өчен дә, бүген үсеш юлында булган уку йорты өчен дә горурлык хисләре кичерүен билгеләп үтте.
Юбилей тантанасы төрле кунаклар катнашында үтте. Алар – район һәм шәһәр җитәкчеләре, училищеның элеккеге директорлары һәм мактаулы чыгарылыш студентлары, база предприятиеләре җитәкчеләре, филиал хезмәттәшлек итүче оешмалар вәкилләре. Уку йортының алтын фонды булган хөрмәтле ветераннарны кайнар алкышлар белән сәламләделәр. Төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек хезмәткәрләрне тәбрикләделәр. Филиал адресына бик күп матур теләкләр җиткерелде.
– Ничек кенә аталып, нинди генә статуска ия булсагыз да, безнең кечкенә шәһәрдә мондый уку йорты булу – үзе бер могҗиза, – дип билгеләп үтте район башлыгы ЛенарНургаянов. – Аны катлаулы вакытларда да саклап кала алганыгыз өчен рәхмәт. Хәзер сезнең алда торган төп максат – бары алга!
Ул республика җитәкчелеге ярдәме белән хуҗалык блогында капиталь ремонт эшләре башкарылуын, тулай торакта төзекләндерү эшләре алып барылуын билгеләп үтте.
“Филиал гасырлык юбилеен төзекләндерелгән укыту корпусы белән каршы алыр дигән өмет бар”. Җитәкченең әлеге сүзләрен кайнар алкышлар белән каршы алдылар.
– “Я скажу, “железка” дорогая, стала ты нам в жизни как родная”...Студентлар башкаруындагы гимннан сүзләр бу. Әлеге көнне җыр сүзләре тимер юлга гына түгел, туган көллиятләренә карата ярату һәм хөрмәт буларак кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев