Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗедә Даут Гобәйдулла улы Гобәйдинең тууына 150 ел уңаеннан «Көрәшкә багышланган тормыш» исемле әдәби - музыкаль чара үтте

Чара бөек шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның турындагы истәлекләр белән уртаклашу, музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды

Үзәк китапханәдә шагыйрь, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы корбаны Даут Гобәйдулла улы Гобәйдинең тууына 150 ел уңаеннан "Көрәшкә багышланган тормыш" исемле әдәби - музыкаль чара үтте. Кичәдә Даут Гобәйдинең нәсел дәвамчылары - оныгы Сәгыйрь Габдулла улы Гобәйди, Айрат Сәгыйрь улы Гобәйди, Эрик Айрат улы Гобәйди, Самир Эрик улы Гобәйди, Сәгыйрь абыйның бертуган апасының кызы Лилия ханым; Даут Гобәйдинең ерак туганнары, авылдашлары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, яраткан китап укучыларыбыз катнашты.

Чара бөек шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның турындагы истәлекләр белән уртаклашу, музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Кодаш авыл тарихы музее җитәкчесе Сәләхиева Гөлнар Нәҗип кызы авылда мәктәп булганда пионер дружинасының Даут Гобәйди исемен йөртүен, Кыдырлыда каберен тәртипкә китереп торуларын, Даутның кызы Һаҗәр Шагова турында сөйләде.

Кичкетан авылының имам - хатыйбы Мөхәммәтазат хәзрәт Даут Гобәйдинең бабасы Зәйнулланың Хәерниса әбисе белән бертуган булуын әйтте, Даутның энесе Нәҗип мулла нәселе турында сөйләде. Иж - Бубый авылы тарихы музее җитәкчесе Гәрәев Раиф Мөхәммәтҗан улы һәм мәктәп музее җитәкчесе Хисмәтуллина Алсу Фоат кызы мәдрәсәнең шәкерте булган Даут Гобәйдинең музейда саклана торган китапларына тукталып киттеләр.

Чарада катнашучыларны бөек якташыбызның 150 еллык юбилее уңаеннан басылып чыккан 3 яңа җыентык белән дә таныштырдылар:

- 1959 елда Фоат ага Садыйков җыеп бастырган "Шигырьләр" китабының Сәгыйрь абый тарафыннан әзерләнгән яңа басмасы, - шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган материаллардан “Көрәшкә багышланган тормыш”, 1907 елда Казанда Кәримовлар нәшриятында гарәп хәрефләре белән басылган “Хифзи сиххать” китабының татарчага Әнисә апа Кәримова тарафыннан тәрҗемә ителгән кулъязмасын Үзәк китапханә хезмәткәрләре җыеп бастырган җыентыклар.

Әлеге зур хезмәтләргә барлык катнашучылар да соклануларын белдерделәр. Чараны Марат һәм Наилә Муллахмәтовлар, Чулпан Нурмөхәмәтова музыкаль композиция, җырлар белән тагын да бизәделәр. Чулпан Рәвил кызы Сәгыйрь абыйның үзен дә 85 яше тулу белән тәбрикләде.

Барлык катнашучылар да гомерен халыкка һәм туган илгә намус белән хезмәт иткән бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерүдә өлешләрен кертүчеләргә, җылы очрашу оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев