Бәйрәм Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаудан башланды
Әлеге масштаблы чара “Алдынгылар хәрәкәте“ Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Әгерҗе районы бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Бәйрәм Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаудан башланды.
Алып баручыларның “разминкага тезеләбез“ дигән сүзләреннән соң, командалар арасында әзерлек башланды. Барысы берьюлы стадион буйлап йөгереп килгәннән соң ярышларга старт бирелде. Бу көнне катнашучыларга бәйгеләр арасында “Хезмәткә һәм оборонга әзер“ (ГТО) нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә бирелде. Әти-әниләре белән бергәләп балалар да пресс, отжимание ясадылар, озынлыкка сикерделәр. Әлбәттә, иң мавыктыргыч ярыш ул аркан тарту булды. Бу мизгелләрдә якыннары өчен көч биргән җанатарларга да афәрин! Командаларның һәрберсе җиңү өчен җан атты, гаилә әгъзалары бер-берсенә теләктәшлек күрсәттеләр. Гаилә фестивалендә катнашырга зур теләк белән килгән Билаловлар аеруча актив булды. Гаилә башлыгы – тимерьюлчы Асаф Равил улы 63 яшен тутырса да, яшь әти-әниләрдән калышмады. Аның җәмәгате Ирина Фирдаис кызы 8нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 4нче мәктәпнең 3 сыйныфында укучы төпчекләре Тимур фестивальдә катнашырга тәкъдим иткәч әти-әнисе каршы килмиләр.
– Ярый әле, улыбызны тыңлаганбыз. Биредә шундый күңелле. Бердәм, дус гаиләләрне күреп сөенәбез. Чынлап та, мондый бәйрәмнәр әти-әниләр һәм балаларны берләштереп кенә калмый, ә үсеп килүче буынны гаилә кыйммәтләре дигән төшенчәне дә аңларга өйрәтә, – ди Асаф әфәнде.
Ярышлар берничә сәгать дәвам итсә дә, катнашучыларның йөзләрендә елмаю иде. Нәтиҗәләрне дулкынланып көтсәләр дә, оештыручыларның “Дуслык җиңде“ дигән сүзләреннән соң дәррәү кул чабу һәм сызгырулар башланды.
Һәр гаиләгә Грамоталар, бассейн йә кинога бару өчен сертификатлар тапшырылды.
Нет комментариев