Әгерҗедән Самат Садыков “Артем” лагерына юллама белән бүләкләнде
Бәйгедә барлык катнашучылар да үзләренең осталыгын, әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтеп, матур чыгыш ясадылар
27 март көнне Казанда “Живая классика” Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең төбәкара этабы узды, дип хәбәр итә «Мәгариф идарәсе».
Әлеге бәйгедә Красный Бор мәктәбеннән Самат Сөләйманов, 2нче мәктәптән Ульяна Чевакина, Самат Садыйков Әгерҗе районы данын якладылар.
Барлык катнашучылар да үзләренең осталыгын, әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтеп, матур чыгыш ясадылар.
Әмма уңыш 2нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Самат Садыйковка елмайды.Ул төбәк этабында җиңү яулап, “Артек” лагерына юллама белән бүләкләнде. Алга таба бәйге финалында республика данын яклаячак.
Саматны һәм аны бәйгегә әзерләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Костенкованы бу зур чын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев