Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бер төркем райондашлар Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан Хөкүмәт бүләкләре алдылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районы Советының узган елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау утырышында бер төркем райондашларга төрле дәрәҗәдәге Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Фаиз улы СИРАЕВка “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен“ медале тапшырылды.

 

Республиканың тимер юл транспорты үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен Әгерҗе тимер юл станциясе җитәкчесе урынбасары Моратхан Батырхан улы ЮЛДАШЕВка “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелде.

 

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Кичкетаң“ бүлекчәсе ремонт-техника остаханәсе мөдире Мирзаян Хуҗахмәт улы ЗАРИПОВка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.

 

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен  «Агрызагрохимсервис“ җәмгыяте механизаторы Егор Владимирович ПАВЛОВка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.

 

Республика халкына пенсия хезмәте күрсәтү системасын камилләштерүгә керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шамил кызы БАКАСОВАга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

 

Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Нәүрүз“ җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең дуңгызчылык комплексы терлекчесе Надежда Алексеевна ВАСИЛЬЕВАга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

 

Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев