Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә гаилә корган яшь парларны мәрҗән туйларын билгеләп үтүче парлар котлады

Бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә Воткинск егете Алексей Пустовалов һәм Әгерҗе кызы Василина Бабушкинаның язылышу тантнасы булды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина аларга гаилә документының беренчесен тапшырды.Яңа гаиләне котларга бу көннәрдә мәрҗән туйларын бәйрәм иткән Сергей һәм Наилә Бычковлар да килгән иде.

35 ел бергә гомер итүче Бычковларны «Таткоммунэнерго» предприятиесе җитәкчесе урынбасары  Рафаэль Җиһангәрәев та тәбрикләде. Ул юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатын, “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе сәркатибе Валерий Макаровның бүләген тапшырды. 

ЗАГС  бүлеге белгече  Лилия Госманова юбилярларга язылышкан көндәге, көмеш һәм мәрҗән туйдагы фотолардан эшләнгән бүләк ясады.

Сергей Викторович һәм Наилә Шәүкәт кызы гаилә ныклыгының серләре белән уртаклаштылар, изге теләкләрен җиткереп яшь парларга символик бүләк тапшырдылар.

Тантаналы чарага килгән, бәйрәм шатлыгын уртаклашкан якыннары, туганнары, дуслары яңа гаилә төзегән Пустоваловларны һәм юбиляр Бычковларны котлап, чын йөрәктән матур теләкләрен җиткерделәр. Тантаналы чара Эдуард Мираев башкаруында җырга кушылып вальс әйләнү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев