Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе кешесен кәкре каенга терәткәннәр

34 яшьлек Әгерҗе кешесе “Авито“ аша бирелгән белдерү буенча мошенниклар кармагына эләккән.

Кер юу машинасы алырга теләгән әгерҗеле белдерү бирүченең картасына 9 мең сум акча күчергән. Ә тегесе шул мизгелдә аның “Сбербанк“ картасыннан акчаны алган һәм юкка чыккан.

Хәзер әлеге гамәл буенча җинаять эше кузгатылды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре исегезгә төшерә: интернет-сайтлар аша әйбер алырга теләсәгез, саткан кешенең ышанычлы булуына инаныгыз. Банк картасы яки акча күчерү белән бәйле гамәлләр башкарырга туры килгән очракта таныш булмаган кешеләр белән эш итмәгез. Аларның сүзләренә ышанмагыз. Әгәр алдауларын сизеп аласыз икән, шул минутта ук полициягә – 02 телефонына шалтыратыгыз.

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,

Әгерҗе бүлеге юрисконсульты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев