“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш мөхәррир урынбасары Екатерина Самсонова буш вакытларында чигү эше белән шөгыльләнә.
Әле шушы көннәрдә генә ул менә бу вазадагы бик матур чәчәкләрне чигүне төгәлләде.
- Бу катлаулы, четерекле эшне ике ел башкардым, – ди ул.

Монысы да, аңа кадәр чиккәннәре дә бик матур һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып тора.
- Һәр эшемне кысаларга урнаштырып өебезнең түренә элеп куячакмын. Алар янына әнием чиккән эшләрне дә урнаштырам. Алары минем өчен аеруча кадерле, – ди Екатерина Федоровна.
Оста куллы хезмәттәшебез кулында янә энә белән җеп. Ул хәзер кышкы табигать күренешен чигү белән мәшгуль.
Нет комментариев