"Әгерҗе хәбәрләре" призлар уйнатты
Яшәеш

"Әгерҗе хәбәрләре" призлар уйнатты

Октябрь аенда игълан ителгән акциянең нәтиҗәләре

Газета укучыларыбыз түземсезлек белән октябрь аенда игълан ителгән акциянең нәтиҗәләрен көтә торганнардыр. Ниһаять, алар билгеле. 

Беренчедән, почта бүлекчәләре аша язылып безгә квитанцияләренең күчермәләрен юллаган 192 әбунәчебезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Икенче рәхмәтебез – шушы чорда “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылу рәсмиләштергән 1800гә якын әбунәчебезгә. Якын арада башка укучыларыбыз да шушы сафларны тулыландырыр дип ышанабыз. 

Акциягә килгәндә, билгеле, анда һәркем җиңүче була алмый. Ә бу юлы бәхет  түбәндәге газета укучыларыбызга елмайды:

Әнисә ГАЙФУЛЛИНА (Сәхрә) – аш сервизы,
Алмазия БАТТАЛОВА (Кадыбаш) – кәстрүле,
Рафилә МУЛЛАНУРОВА (Кодаш) – чәй сервизы,
Роза НӘҖМЕТДИНОВА (Исәнбай) – таба,
Елена ЛАЗАРЕВА (Әгерҗе) – чәйнек,Сания УРАЗМАНОВА (Тирсә) – кәстрүлләр җыелмасы. 

–    Газетаны озак еллар алдырып укысам да, моңа кадәр бер тапкыр да акцияләрдә катнашканым булмады. Ә бу юлы күршем Тәнзилә Ямалиева ярдәме белән ватсап аша квитанция күчермәсен җибәреп карарга булдым. Аңа рәхмәт инде, – диде телефон аша элемтәгә кергәч Кадыбаштан Алмазия апа Батталова. “Әгерҗе хәбәрләре”ннән тыш та берничә газета алдырам, ди ул. 

–    Газетаны соңгы биттән укый башлыйм. Башта кемнәрнең туган көннәре, кемнәр вафат булган, шуларны карыйм. Аш-су рецептлары чыккан булса, аларны кисеп алып саклыйм, – ди әбунәчебез.   
Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз! Бу юлы бүләк ота алмаган әбунәчеләребезгә дә сөенечле хәбәребез бар: сезнең квитанцияләр Яңа ел алдыннан уздырылачак акциядә тагын бер тапкыр уйнатылачак. Моның өчен аларны безгә тагын бер тапкыр юлларга кирәкми. Анысында нинди бүләк булачагын бераз соңрак хәбәр итәрбез. 

Бүләкләрне уйнатуда ярдәм иткән Вячеслав Васильевка да зур рәхмәт җиткерәбез. Гомере буе “Әгерҗе хәбәрләре”нә тугрылык саклаучы бу әбунәчебез шәһәрнең “кирпичка” микрорайонында яши. Башта кирпеч заводында, аннан тимер юлда шофер булып эшләп лаеклы ялга чыккан.

–    Газета-журналлар укырга бик яратам. Хат ташучы Марина Иванова аларны көне-сәгате белән китереп җиткерә. Бик канәгать без аның эшеннән, – ди ул. 
Хат ташучылар исеменә рәхмәт сүзләре җиткерү безгә дә бик рәхәт. Авыр хезмәтегез газета укучыларыбыз тарафыннан шулай югары бәяләнә икән, димәк, сез моңа, чыннан да, лаек. 
 


Нет комментариев