Әгерҗе районында барлык участоклар вакытында ачылды
Әгерҗе районында барлык 49 сайлау участогы да тиешле вакытта ачылды.
- Районда 18 мең 653 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 75 проценттан артыгы алдан тавыш бирде, – ди район территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Лилия Шәрипова. – Тавыш бирү белән бәйле закон бозулар хакында шикаятьләр юк. Бүген участокларда күзәтүчеләр дә эшли.
Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү иртәнге сәгать 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр уза. Сайлау участогына үзегез белән паспорт алып килергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев