Әгерҗе районында халыкны мәгълүматлаштыру максатыннан кайнар линия телефоннары эшли.
Әгәр сездә карантинга, тыюларга һәм чикләүләргә карата сораулар туа икән, 8-18 сәгатьләрдә район хакимиятенә 22042, 22345 телефоннарына шалтырата аласыз. Кичке сәгать 6дан соң шалтыратуларны бердәм диспетчерлык үзәге кабул итә. Телефон: 24141.
Медицина өлкәсенә кагылышлы сораулар белән 7.30-17 сәгатьләрдә 22672 телефонына мөрәҗәгать итәргә була. 17 сәгатьтән соң 103, 03, 25427 телефоннарына шалтыратыгыз.
Шулай ук 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүчеләр 22558 телефонына шалтыратып гозерләрен җиткерә алалар.
Нет комментариев