Әле быел да помидор сатарга йөрдем,ди
Галия апа Нәбиева – Кыдырлы янындагы Камай авылы кызы. Әлеге авыл юк инде. Әгерҗегә кияүгә чыга ул. Хезмәт юлы почта эше белән бәйле: 30 елдан артык вокзал янында посылкалар кабул итү бүлегендә эшли. Шуннан лаеклы ялга китә. Лаеклы ялга чыккач та вокзал тирәсенә тузан кундырмый: бирегә яшелчә белән сату белән йөри. Анда сатарга рөхсәт итми башлагач, үзе үстергән яшелчәләрне базарга йөреп сата башлый.
– Әле быел да үзем үстергән помидорларны бик күп саттым, – ди.
Шушы яшендә дә кибеткә дә үзе йөри, йорт эшләрен дә үзе башкара ул. Туган көнендә якыннары, туганнары мул табын корып, ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котладылар аны. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, халыкны социаль яклау идарәсенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Таҗиева да юбилярны котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев