Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең тыл ветераннары медаль алды

    Район мәдәният сараенда Ватан сакчылары көне уңаеннан уздырылган чарада бер төркем тыл ветераннарына медальләр тапшырылды.

              Район башлыгы Валерий Макаров, районның хәрби комиссары Илгиз Галиев кулыннан “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен Камалетдинова Әфүдә, Хаирова Саҗидә, Журавлев Әнвәр, Әхмәтов Зәет, Иванычева Валентина, Галләмова Рәсимә, Миннехуҗин Сәүбән, Баһавиева Гөлсияр, Бандюрова Нәсимә  апалар кабул итеп алдылар. Аларның барысы да – тыл хезмәтчәннәре, Бөек Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертүчеләр, күбесе “Хезмәт ветераны” исемен йөртүчеләр. Җитәкчеләр аларга иң изге теләкләрен һәм олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: