Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә
Яшәеш

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Җил секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 8 октябрьдә, Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һәм төнлә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәячәк. Республиканың аерым районнарында аның тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/07/173000/


Нет комментариев