Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубый сәхнәсендә – “Әниләр һәм бәбиләр”

Иж-Бубый үзешчәннәре “Әниләр һәм бәбиләр“ спектаклен Иж-Бәйки клубында да куйдылар

Яз бәйрәме уңаеннан авылыбыз үзешчәннәре сәхнәләштергән спектакль еларга да, елмаерга да мәҗбүр итте. 

Әлеге спектакль – Туфан Миңнуллинның данлыклы “Әниләр һәм бәбиләр” драмасы. Әсәрне бик күп танылган театр артистлары башкаруында тамаша кылганабыз бар. Ә бу юлы аеруча яратып карадык. Чөнки рольләрне үзебезнең “Илһам” театр түгәрәгенә йөрүче үзешчән артистлар уйнадылар. Сүз уңаеннан, быел аның оешуына 20 ел тула икән инде. Авылдашларым минем белән килешерләр: үзешчәннәребезнең һәркайсы танылган артистлардан һич кенә дә ким түгел. Менә алар: Лилия Бәхтиева, Гөлчәчәк Ханова, Нурия Мәннапова, Гөлия Камалтинова, Ләйсән Насыйкова, Асия Моратова. Режиссерлары – Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Хәмидуллина. Аларның һәркайсының  эш урыны, гаиләләре, кем әйтмешли, мең төрле башка мәшәкате бар. Шуңа карамастан, үзләренә тапшырылган рольләрне дә “бишлелек” итеп әзерли алганнар.   

Гомерем буе авылдашларымның сәламәтлеге сагында торучы буларак, әлеге әсәрне  “йотлыгып” карадым. Алай гына да түгел, ул, мине үткәннәргә алып кайтып, хатирәләр дөньясында гиздерде. Шунысына да игътибар иттем: спектакль барганда, залда “чебен очкан тавышны да ишетергә” була иде. Димәк, минем генә күңел кылларын чиертмәгән ул. Башкача булу мөмкин дә түгел. Әлеге әсәрдә һәркайсыбызга да якын тема – бала тудыру йортының нинди тормыш белән яшәвее тасвирлана бит. Дүрт стена эченә күпме язмышлар сыйган?! Бик катлаулы шушы теманы үзешчәннәр, үз йөрәкләре аша үткәреп, безнекенә дә барып җитәрдәй итеп башкара алдылар. Афәрин! Киләчәктә дә шундый тәрбияви әсәрләр көтеп калабыз сездән. 

Ххх

Иж-Бубый үзешчәннәре “Әниләр һәм бәбиләр“ спектаклен Иж-Бәйки клубында да куйдылар. 

Луиза ВАҺАПОВА.
Иж-Бубый авылы.  
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев