Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Камил Мөхәммәтшинга тантаналы рәвештә шәһәрнең Мактаулы гражданины исеме бирелде

Котлыйбыз!

Республика көнендә Әгерҗедә күренекле әгерҗелеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

Татарстан Республикасының Әгерҗе һәм Әгерҗе районы иминлеге өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы карары белән шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен “Әгерҗе шәһәренең мактаулы гражданы” исеме Мөхәммәтшин Камил Мансур улына бирелде. 

Камил Мансурович - шәһәрдә һәм районда танылган рәссам-рәсмиләштерүче, район һәм республика күләмендә бәйрәм чараларын сәнгати бизәү авторы. Аның иҗаты күпкырлы, 150 картина авторы, алар арасында пейзажлар, натюрмортлар, төрле темаларга портретлар бар: сугыш турында, әкият сюжетлары, туган якның табигате. Картиналар Казан шәһәре, Суздаль музейларында тәкъдим ителгән.

Быел Камил Мөхәммәтшин үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев