Кичкетаң мәктәбе укучылары ил сагында торучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр
“Укучылар белән әлеге изге гамәлгә без дә кушылдык»
“Җиңүгә 80 адым” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кичкетаң мәктәбенең 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фәридә Ибраһимова һәм авыл китапханәчесе Эльмира Җиһангәрәева белән берлектә махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрергә өйрәнделәр.
“Укучылар белән әлеге изге гамәлгә без дә кушылдык. Малайлар тукымадан озынча тасмалар киссә, кызлар әзер тасмалардан челтәр үреп тордылар. Балаларның ярдәм итәргә теләге зур, шуңа күрә башлаган изге эшебез дәвамлы булыр, – ди Фәридә Фрасовна.
Кечкенәдән укучы балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур өлеш керткән өлкәннәр хөрмәткә лаек. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев