Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Көчек авылында балаларны ифтарга җыйдылар

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалалар һәм аларның әниләре өчен ифтар мәҗлесен олы йөрәкле игелек иясе Илнур Сәетов оештырды

Анда Тирсә, Яңавыл, Көчек, Кырынды, Кичкетаң, Исәнбай авылларыннан 60ка якын кеше җыелды. Яңа Бәзәкәдән килгән хәзрәт, үзе дә күп еллар язмыш сынавына дучар булган Фирдәвес хәзрәт Уразманов Рамазан ае, Кадер кичәсе, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынаулар һәм аларны сабыр гына кабул итү турында вәгазьләр сөйләде.

Авыз ачып, ахшам намазы укыганнан соң, ифтарга килүчеләр мул табын артында тәмле ризыклар белән сыйландылар.
Мәҗлестә балалар өчен күңел ачу чарасы да әзерләнгән иде. Аны Кырындыдан мәдәният ветераны Илүзә Миннәхмәтова оештырды. Кырынды авылының үзешчән артистлары, Тукай әкиятләреннән персонажлар булып киенеп, малай-кызларны биергә дәштеләр, алар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Ифтарга килгән балаларга иганәчеләр, кафеда эшләүче хезмәткәрләр исеменнән бүләкләр өләштеләр. Ә төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучыларга өйләренә барып тапшырачаклар.

Ифтарга килүчеләр Илнур Рафис улына, Лилия Таҗиева җитәкчелегендәге кафе хезмәткәрләренә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев