«Көмеш» волонтерлар – егетләребез өчен ышанычлы тыл
Алар үзләренең тынгысыз эшен дәвам итеп маскировка челтәрләре үрәләр, коры армия душы ясыйлар, тәмле чәйләр әзерлиләр
«Твори добро» волонтерлар отряды үзенең тынгысыз эшен дәвам итеп, махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәләр, дип хәбәр итә «Кырынды авылы китапханәсе».
Алар маскировка челтәрләре үрәләр, коры армия душы ясыйлар, хуш исле чәйләр өчен үләннәрне ваклыйлар.
Һәрбер җөй, хуш исле чәйнең һәрбер чынаягы аша волонтерлар алгы сызыктагы егетләребезгә үз ышанычын, күңел җылысын тапшыралар.
“Твори добро” отрядының һәрбер катнашучысына гомуми хезмәткә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев