Кыш аена сынамышлар
Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; шулай ук бәс булса да, ашлык уңар.
- Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.
- Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.
- Ат ятып торса, җылы булыр.
- Багана сызгырса, суык булыр.
- Төтен җиргә төшсә, кышын кар явар.
- Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
- Эт аунаса: кышын - буран, җәен - җил була.
- Кыш сыкы булса, җәй алма була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев