Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Ласка" приюты балалары "Җиңүгә 75 адым" проектында катнаша

Алар сугыш чоры урамнары ясадылар

3нче апрельдә Әгерҗе районының "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Ефимова Лидия җитәкчелегендә "Җиңүгә 75 адым" иҗади проекты өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр.

Балалар Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат белән таныштылар, "Ленинград блокадасы" макеты, сугыш чоры урамнары ясадылар.

Иҗади проект өстендә эшләү актив гражданлык позициясен формалаштыра, Бөек Ватан сугышында катнашкан халыкларга хөрмәт тәрбияли, Ватан тарихы белән кызыксынуны үстерә, балаларны шул чордагы вакыйгалар белән таныштыра. Проектта 10 бала катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев