Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пеләмештә республикакүләм Семык бәйрәменә әзерләнәләр

Анда өч меңнән артык кунак катнашыр дип көтелә

Бик тиздән, 3 июньдә, пеләмешлеләр үзләрендә мари мәдәнияте бәйрәмен кабул итәчәкләр. Анда өч меңнән артык кунак катнашыр дип көтелә. Семыкка әзерлек эшләре ничек бара?

Кагыйдә буларак, Татарстанда республикакүләм Семык бәйрәме марилар компактлы яши торган районнарда уздырыла. 

–    Бәйрәм 31 тапкыр үтте инде. Әгерҗе районында дүрт тапкыр: Бимада, ике тапкыр Күләгәштә һәм узган ел Кадрәктә. Әгерҗе районында мариларның тупланышы республикада иң зурлардан булганлыктан, быел бәйрәмне тагын бездә – Пеләмештә уздыру турында килешенде, – ди ТР мариларының югары карты Олег Третьяков. 

Семыкка әзерлек эшләре Яңа елга кадәр үк башланган. Оештыру киңәшмәләре урында район җитәкчелеге, мари авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, республикадан вәкилләр катнашында үткән. 

Эш сөючән, актив Пеләмеш халкы әзерлек эшләренә башаягы белән чумган. Авыл умарта оясы кебек гөжли, ә халык бал кортлары кебек эшли. Март аеннан бирле көнаралаш өмәләр уздырыла. Аларда бөтен авыл белән, балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашалар. Башта Семык узачак мәйданны җыештырганнар. Хәзер коймаларны яңарталар, буйыйлар, йортларны һәм өй алды территорияләрен тәртипкә китерәләр. Моннан тыш, пеләмешлеләр барлык очрашуларда катнашалар, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Алар чын күңелдән бәйрәмнең матур узуын һәм кунакларның бирегә кабат әйләнеп килү уе белән китүен телиләр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев