Путин 3 яшькә кадәрле балаларга акча бирү турында законны имзалады
Яшәеш

Путин 3 яшькә кадәрле балаларга акча бирү турында законны имзалады

Ата-аналар колагына

РФ Президенты Владимир Путин беренче һәм икенче балага 3 яшькә кадәр түләүләрне автоматик рәвештә башкару буенча законны имзалады. Ул 2021 елның 1 мартына кадәр булачак.

Мондый нигезләмәләр 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр гамәлдә иде. Өч яшькә кадәр түләүләр гаиләнең гомуми  кеременнән чыгып  исәпләнә. Бу очракта керем һәр әгъзага ике яшәү минимумыннан күп булмавы  шарт. 2 октябрьдән бу нормативлар гамәлдә булсын өчен гариза язу кирәк иде.

Инициативаларны озынайту коронавирус  таралу һәм социаль элемтәләрне чикләү таләбе булганга кирәк, дип яза “ТАСС”. 

Чыганак


Нет комментариев