Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районыбызның мәктәп театр коллективлары Казанда уңыш яуладылар

3нче һәм Көчек мәктәбенең яшь артистлары, К.Тинчурин театрында спектакль куеп, Дипломнарга лаек булдылар

91 еллык бай тарихы булган дәрәҗәле К.Тинчурин исемендәге театр коллективы икенче ел рәттән мәктәп һәм гаилә театрлары арасында “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” дип исемләнгән фестиваль-бәйге оештыра. Аның быелгысында республиканың төрле район-шәһәрләреннән 70 гариза кабул ителгән. Алар арасында безнең районнан 3нче мәктәп һәм Көчек мәктәбенең театр коллективлары да бар иде.

Татар теле мөгаллимәләре Венера Ишмөхәммәтова, Гөлназ Бәдретдинова, Гүзәл Рамазанова җитәкчелегендә 3нче мәктәпнең “Дуслык” театр коллективы “Сугыш җиле” әсәрен сәхнәләштерде һәм “Патриотик әсәр” номинациясендә җиңүче Дипломына һәм Кубокка ия булды.

Әлфия Шәйхетдинова һәм Илдар Нәбиуллин җитәкчелегендәге Көчек мәктәбенең “Тургай” театры Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” әсәреннән өзекне сәхнәгә куйды. Әлеге коллектив бәйгедә дәрәҗәле икенче урынга лаек булды. Яшь артислар Диплом һәм Кубок белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев