Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россиядә банкоматлар белән мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән

Банкомат кабул итсен өчен ялган купюрага махсус тасма ябыштыралар.

 (Казан, «Татар-информ»). Мошенниклар банкоматка салу өчен ялган акчага махсус тасма ябыштыра һәм икенче банкоматтан чын акча ала башлаган. Бу турыда Россия Генераль прокуратура вәкиле Елена Малыкка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Ялган акча ясауның яңа төре ачыкланды, акча купюраларын банкомат өчен махсус ясыйлар», - дигән Елена Малык.

Мошенниклар ялган купюрага махсус тасма ябыштыра, бу банкомат аны чын купюра итеп кабул итсен өчен эшләнелә. Аннары алар керткән сумманы башка банкоматтан чын акча белән ала. Генераль прокуратура вәкиле сүзләренчә, бу җинаятьләр банкоматта акча беткәннән соң һәм яңадан санаганда ачыклана.

Быел Россиядә банк өлкәсендә барлыгы 18,8 мең җинаять теркәлгән. Икътисади җинаять аркасында 154 миллиард сумнан артык зыян килгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195447/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев