Шартлаткыч куелу турында хәбәр килгәннән соң 151 мәктәпне эвакуацияләгәннәр
Яшәеш

Шартлаткыч куелу турында хәбәр килгәннән соң 151 мәктәпне эвакуацияләгәннәр

Куркыныч хатларны электрон почталарга җибәргәннәр

Екатеринбургта шартлаткычлар куелу турындагы аноним хәбәрләрдән соң 163 мәктәпнең 151е эвакуацияләнгән. Шулай ук берничә җирле вуз һәм консерватория почтасына да куркыныч хатлар алынган. Бу хакта ТАСС шәһәрнең мәгариф департаменты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Шул рәвешле Урал тимер юллар дәүләт университетын, Екатеринбург театр институтын, Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясен эвакуацияләргә туры килгән.

Чыганак


Нет комментариев